«Көмеш гасыр алиһәсе»: әдәби кичәсе (16+)

Быел шагыйрә Марина Ивановна Цветаеваның тууына 130 ел. Әлеге юбилей елында, 14 октябрь көнне, 6 нчы санлы китапханәдә өлкән сыйныф укучылары белән бергә аның тормыш юлы «битләрен» ачтылар: балачагы, яшьлеге, беренче тапкыр каләмен сынап каравы, талантлы шагыйрәнең катлаулы тормыш юлы һәм иҗаты, аны тәрбияләүдә ата-анасының роле, тәүге шигъри җыентыгы басылып чыгуы, эмиграциядәге тормышы һәм Туган ягын сагынуы турында сөйләделәр. 

Чарада А. Пугачева башкаруындагы «Мне нравится, что вы больны не мной…», «Реквием», «У зеркала, где муть…» романсларының аудиоязмалары яңгырады. 

«Марина Цветаева» иллюстратив китап күргәзмәсендә шагыйрәнең тормыш юлы һәм иҗатын чагылдыручы шигъри җыентыклар һәм документаль әдәбият, аның «Оялма, Россия! Фәрештәләр – һәрчак яланаяк…» кебек иң яхшы цитаталары тәкъдим ителде. 

P.S. «Көмеш гасыр алиһәсе» дигән әдәби кичәсе – Пушкин картасы буенча үткәрелүче чара.
Китапханәнең Пушкин картасы буенча үткәрелүче барлык чаралары белән рәсми сайтта һәм Культура.РФ сайтында танышырга мөмкин.

Поделиться: